
Страна: Россия
Я журналист по профессии, с 2003 года работаю в редакции журнала «Идел» (Казань). Также мне нравится сотрудничать с научно-популярными журналами, публикующимися в Турции.
Свои журналистские и научно-популярные тексты пишу на татарском языке. Татарский язык – язык моих родителей, моего народа и моих детей. Мне дорог и приятен мой родной язык. Но и языки других народов мне интересны. Я владею русским и турецким языками. В школе и в университете изучала немецкий язык. Мечтаю изучить и другие языки для того, чтобы путешествовать.
Мне интересно литературное творчество молодых людей и литература в целом. В молодости писала небольшие рассказы. Интересуюсь татарской филологией и фольклором тюркских народов. Кроме того, меня очень радует мое хобби: рукоделие. Замужем. Воспитываю двоих сыновей.
Country: Russia
I am a journalist by profession, since 2003 I have been working in the editorial office of Idel magazine (Kazan). I also like to collaborate with popular science magazines published in Turkey.
I write my journalistic and popular science texts in Tatar. Tatar is the language of my parents, my people, and my children. My native language is dear and pleasant to me. But I am also interested in the languages of other peoples. I speak Russian and Turkish. She studied German at school and University. My dream is to learn other languages in order to travel.
I am interested in the literary work of young people and literature in General. In her youth, she wrote short stories. I am interested in Tatar Philology and folklore of the Turkic peoples. In addition, I am very happy with my hobby: needlework. Married. I have two sons.
Ревью на книгу «Баһира монахтан ислам»
Роман фьюжн стилендә язылган һәм үзендә фантастиканың бер төре – турбореализмны, утопия һәм антиутопия элементларын берләштерүе белән кызыклы. Автор детектив белән шәригать, хәдисләр, тарихилек катламнарын әсәрдә иҗади рәвештә бергә куша. Әсәр борынгы картина сыман: катламнарны бер-бер артлы сөрткән саен, икенчесе, өченчесе һ.б. – тирәндәрәк яткан «сурәтләр» ачыла бара.
Романның күзгә ташланган тышкы катламы, шул ук вакытта төп сюжет сызыгы – детектив. Вакыйга киләчәктә – XXI гасыр урталарында бара. Авторның укучы игътибарын сюжетка юнәлтү ысулы отышлы: ике мәшһүр шәркыятьче галим, профессорлар, атаклы китапханәдән Коръәннең борынгы күчермәсен урлый. Кулъязма явыз ниятле кешеләр кулына эләкмәсме? Ул чакта дөньяда ислам белән бәйле вәзгыять, сәясәт тамырдан үзгәрергә мөмкин…
Авторның осталыгы – детектив жанры кысаларыннан чыкмыйча гына, укучы игътибарын әсәрнең төптәге катламына – тарихка һ.б. мәсьәләләргә юнәлтүдә. Язучы романда мәгълүм нәрсәләргә тукталып тормый, ләкин алар контексттан аңлашыла. Мәсәлән, ислам чыганакларыннан билгеле Сүрия монахы Баһира – Мөхәммәднең (СГВС) балачагында ук аның пәйгамбәрлек билгеләрен күрсәткән һәм мөселманнар ихтирамын казанган тарихи шәхес. Булачак пәйгамбәр белән монахның очрашу фактына нигезләнеп, кайбер насара вәкилләре Коръәнне Баһираның Мөхәммәдкә сөйләгәннәреннән язып алынган, ягъни христианлыкның ялган компиляциясе дип атый. Гасырлар буена, изге китапка тәнкыйть белән беррәттән, миссионерлык максатында аерым хезмәтләр дә языла. Романда телгә алынган кулъязма – Коръәнне уйдырма белән алмаштыру максатыннан, Испания монастырьларының берсендә оештырылган шундый проект. Автор версиясе буенча, кулъязманы реконкиста чорында ике монах яза. Моңарчы алар сәүдәгәрләр кыяфәтендә мөселман илләренә сәфәргә җибәрелә. Монахлар ислам фәннәрен биш ел дәвамында мөселман остазлардан өйрәнә, Коръәнгә «төзәтмәләр» кертеп күчерерлек дәрәҗәдә гыйлемнәр туплый. Роман – документальлектән ерак торган әдәби әсәр, мәгәр тарихи параллельләрне автор иркенләп үткәрә. Аңлашылганча, әсәрдә күрсәтелгән Испания ул – абстракт ил, чынлыкта исә, аның урынында дәүләти һәм рухани сәясәтендә миссионерлык максатлары яткан һәркайсы ил сурәтләнә алыр иде.
Романда тасвирланганча, монахлар язган кулъязма, гаять урау юллар узып, күп гасырлардан соң Санкт-Петербург шәһәре китапханәсенә килеп эләгә. Автор нияте буенча, урланган күчермә – чын мәгънәсендә золым чыганагы, ул берәүне дә бәхетле итми, үзенә кагылган барлык бәндәләрнең үлеменә сәбәпче була.
Детектив катламына әйләнеп кайтсак, урланган кулъязманы эзләргә, үзенең хезмәт урынындагы вазыйфасына бөтенләй чит булса да, шәригать хөкемдары Абдулла Мухин алына.
Әмма, традицион детективлардан аермалы буларак, бу әсәрдә төп персонажның эшчәнлеге тискәре нәтиҗәләргә китерә. Кулъязма китапханәгә кайтарылмый, киресенчә, юк ителә; дистәләгән кеше һәлак була; Мухинны әлеге эшкә алынырга үгетләп, үзе «буялмыйча» калырга теләгән профессор Баум рисвай ителеп кенә калмый, үтерелә дә. Гел уңышсызлыкка юлыгучы итеп гәүдәләндерелгән баш герой аркасында детектив катламы, беренче карашка гади, беркатлы сыман. Хәлбуки, асылда авторның фьюжн стиле белән кыю эш итүе, классик детективка беркадәре пародия ясавы күренә.
Романның «шәригать катламы» аерым игътибарга лаек. Биредә дә Мухин – төп персонаж, әмма аның хәлләре детектив катламындагыдан шактый әйбәтрәк. Ул – һөнәрмәндлеге белән абруй казанган шәригать хөкемдары. Петербургтагы гадәти фатирында өч хатын белән рәсми никахта яши. Илдә шәригать мәхкәмәләре рәсми судлар белән бертигез дәрәҗәдә гамәлдә, күпхатынлылык дәүләт тарафыннан хуплана, гомумән, җәмгыятьтә ислам һәм мөселманнарга караш искиткеч шәп. Утопия, әмма автор хыялы сокландыра! Вакыйгаларның Русиядә баруын, хәзерге җәмгыятьтә мөселманнарга төрлечә гаепләүләр, хәтта реаль җәзалар гадәткә кергәнен онытмыйк…
Ләкин, икенче яктан карасак, нигә хыялланмаска ди?! Идеяләр берәр кайчан матдиләшә, фантаст язучыларның иң «тузга язмаган» фантазияләре еш кына тормышка аша. Әдәби әсәрләр үзенчәлеге шунда ки: якты идеяләребез, гадел җәмгыять турындагы хыялларыбыз Раббыбызга хәер-дога булып ирешергә мөмкин. Чыннан да, әдәбиятта, әйтик, йолдыз сугышлары идеясен алга сөрүгә караганда бу файдалырак. Моннан тыш, әсәрдә хәләл-харам, фикх (исламча хокук белеме) мәсьәләләре турында мәгълүмат бирелә. Бүлекләр башындагы эпиграфлар итеп ышанычлы хәдисләр сайлануы уңай бәяләүгә лаек.
Романның уңай якларын байтак санаган хәлдә, аның җитди җитешсезлеген танырга мәҗбүрбез: татар укучысы әсәрне татар телендә укудан мәхрүм. Югыйсә, Беккин иҗаты белән татартелле аудиторияне таныштырырга күптән вакыт. Беренчедән, әдәбиятыбыз детектив әсәренә баер иде: татар язучылары ни сәбәптәндер детектив жанрын сөючеләр ихтыяҗын исәпкә алмый. Икенчедән, детектив кына түгел: шәригать, хәдисләр, тарихилек, күпхатынлылыкка караш, 2050 елларда телефондагы «И туган тел» көе һ.б. да татар укучысының күңеленә хуш килерлек. Фьюжн стилендәге бу әсәр үзендә төрле катламнарны берләштерүе, «җиңел» һәм җитди әдәбиятны иҗади кушуы, заманча телдә язылган булуы белән укучыга гаять кызыклы булыр иде.
Татар чыгышлы рустелле язучылар үзләре дә татартелле аудиториягә якынаюга мохтаҗ, минемчә. Әдәбиятны соңгы елларда күзәтүемә таянып, шуны әйтә алам: Русия күләмендә танылган Илдар Әбүзәров, Гүзәл Яхина рустелле укучыга таныш булса да, милләттәшләре арасында әсәрләре татарча нәшер ителгәч кенә чынлап торып танылды. Чиратта – Ренат Беккин, Шамил Идиатуллин һ.б. китаплары, дип өметләнеп торыйк.