Наджия Гариева

Страна: Россия

Меня зовут Татьяна. По образованию я учитель иностранных языков, а по призванию — писатель, публицист, переводчик. Активным словотворчеством начала заниматься с 2020 года по совету своей близкой подруги, писателя. Являюсь автором книг «Пробуждённые к жизни», «Перекрёстки», «Кокон», участником сборников малой художественной прозы «Невозможное вполне достижимо», «Согласие, Einverständnis, Concordia», «Тропы к свету». Лауреат Международной литературной премии — 2022, дипломант и призёр Международной литературной премии — 2024, лауреат Международного литературного конкурса «Славянское слово — 2024», публиковалась в журналах России, США и Болгарии. Люблю читать, увлекаюсь богословием. В свободное от работы и творчества время обожаю с мужем и детьми ездить в горы и заниматься «хайкингом». Люблю готовить, интересуюсь рецептами блюд разных кухонь мира.

Country: Russia

 

 

Отрывок из детской прозы “Җен турында хикәя”

                                                   Җен турында хикәя

Кечкенәдән нәнәмнең үзебезнең туган телдә сөйләгән әкиятләре аша җеннәр турында күп мәгьлүмәт ишетеп үстем мин hәм җиде яшем тулса да инде бик нык курка идем алардан. “Җеннәрнең кешене өстерәп алып китәрлек көче бар”, — ди торган иде нәнәй. Берәр начарлык эшләсәң, алар сине якын күрә башлыйлар hәм үз яннарына чакыралар, ә бармасаң — өстерәп алып китәләр дә башкача кешеләр янына кайтармыйлар, дигәненә дә ышана идем. Караңгы бүлмәдә бигрәк тә куркыта, hәр почмакта җеннәр качып утырган кебек тоела бит.

Бер көнне әти-әниләр кунакка җыендылар, кунып кайтабыз диделәр. Үземнән ике яшькә кечерәк энем белән икебез генә өйдә калдык. Урын җәеп әниләр кушканча икебез бергә аларның караватына йокларга яттык. Белгән әкиятләребезне сөйләшеп ята торгач күзем йомыла башлады бер заман. Энем йокламый гына бит! Шаяра да шаяра. “Җеннәр сине алырга килгән”, — дигәч кенә тынычланып куеныма кереп ятты. Яткач та мышнап йокыга китте туганым. Ә минем шул минутта котым очты hәм йокым качты.

Караватка каршы караңгы почмактан миңа ике күз ялт-йолт итеп карап торганын күрдем. Ике күз, көмеш тәңкәләр кебек ялтырап, туп-туры мина төбәлгән иде. Мин ястыкка башымны сеңдеребрәк ятып карадым. Ялтыраган күзләр күренмәс булдылар. Бүлмәдә тынлык урнашты. Тыныч булгач бәлки җеннәр бүлмәдән тайгандыр дип уйлап башымны калкытсам — ике күз ялтырап тагын миңа төбәлеп карады. «Әhә! Куркасыңмы? Мин монда! «- дип уйлыйдыр җен. Күземә күренмәсә дә, мәкерле елмайган кебек тоелды ул миңа. Юрган астынарак шуыштым. Тын алуы кыенлаша башлады, әмма түзәм! «Я мине җен алып китеп үтерә, я юрган астында томаланып үләм», — дип ятам. Шулай да тын беткәч һава артыннан үрелдем, тик энемне уятырмын дип артык селкенмәдем. Менә мин туп-туры җеннең күзләренә карап ятам, ә ул хәйләкәр елмаеп миңа төбәлгән. Салкын ут кебек янган күзләре бер-берсеннән ерак кына урнашкан, авызы елмайган, башка бернәрсә күренми, әмма мин кара йон белән капланган гәүдәле, озын койрыклы, очлы колаклы, киң генә битле җенне йомылган күз аркылы тасвирлап ятам. Үзем җен ишетелмәслек итеп кенә тын алам. “Йөрәгемнең дөп-дөп типкәнен генә ишетмәсә ярар иде”, — дип куркып уйланам. Күземне ачып жибәрсәм — тагын ялтыраган ике тәңкәдәй күз күренә. Димәк, җен бер кая да китмәгән! Сагалап утыра почмакта. Үзенең буе тәбәнәк икән дип уйлыйм.

Шулай күзләремне бер йомып, бер ачып, йокламыйча таң аттырдым. Бүлмәбез яктыргач почмакка карасам — анда урындык өстенә куелган чемодан тора икән! Чемоданның ачкыч белән ача торган ике түгәрәк биге ялтырап миңа җен күзләре булып күренгән! Чемодан тоткасы җен ыржаеп көлгән төсле тоелган. Төне буе йокламыйча куркып ятуымнан и оялдым шунда!

 

1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (Пока оценок нет)

Загрузка…