Кубаш

Страна : Россия

Окончив Арское педучилище, затем Казанский пединститут, преподавала в школе. С детства пристрастилась к чтению. В школьные годы — в районной , в студенческие в республиканской газетах увидели свет несколько моих стихотворений. Когда начала работать в школе, тягу к творчеству заменили уроки литературы, где ты и сценарист, и режиссер, и актер. Но после трагического поворота судьбы (умер мой 27 летний сын) я вновь вернулась к творчеству. В 2008 г. в Казани вышла моя книга рассказов “Мутанты”.В районной газете, в газете “Янарыш”, в республиканских журналах “Сююмбике”, “Казан утлары” напечатаны несколько моих рассказов. Присланный вам в прошлом году рассказ “Сөйли, җырлый, сагына торган материя” (“Говорящая,поющая, тоскующая материя») вышел в финал.

Country : Russia

Отрывок из рассказа “Ахирәтләр

 

Казаннан Сабан туена ашкынып кайтып килгән Сабира район үзәгеннән авылга ахирәтенең  егете  Тимергали машинасына утырып кайтты. Кунакка кайтып баручы, сәламәтлеге, яшьлек  көч-куәте ташып торучы, шәһәрчә киенгән кызның кәефе гадәттән тыш күтәренке иде. Көне дә яшь күңелдәй балкып тора. Юк-бар нәрсәдән дә кызык табып, көлешеп, сөйләшеп кайткан җирдән  Сабира  нишләптер егеткә игътибар беләнрәк күз төшерде. Карасана, нинди чибәр икән ул!  Зифа буй-сын, дулкын чәчләр, озынча сөйкемле йөз, куе кара кашлар, озын керфекләр белән каймаланган янып торган кара күзләр, тезелеп кенә киткән ап-ак тешләр, өстәвенә елмайганда бит очлары чокыраеп китә. Әле ул сине кочып назласа, ягымлы сүзләр дә әйтсә, эреп китәрсең, валлаһи. Нишләп шофер булып йөри икән, артист  кына буласы калган. Ничек кенә элек күрмәгән соң аны Сабира? Хәер, ул бит авылга сирәк кайтты. Ул кадәр яшьләр арасында кемне берәүне искәреп бетерәсең. Сабира ваемсыз йөргән арада ахирәте нинди егет солтанын эләктереп өлгергән. Ник, Сабира ахирәтеннән киммени? Нигә аңа да арсландай егетнең сөйгәне булмаска?       Фонарик җиңле,  декольтелы  крепдешин күлмәген, биек үкчәле дерматин туфлиен киеп, бизәнеп, төзәнеп, “Серебристый ландыш” ислемаен колак артларына, муенына тигезгәләп,  кичке уенга чыккан Сабира ахирәте яныннан бер адым да читкә китмәде. Шаһидәләрнең капка төбенә дә өчәүләп кайтып туктадылар. Тик, күпме генә тырышса да, Сабира Тимергалинең игътибарын яулый алмады. Егет, хыялланган Мәҗнүндәй, Шаһидәдән башка  беркемне дә күрми иде.

Гыйшык дулкыннарында тирбәлгән кыз Казанда да җанына тынычлык тапмады, авылга очып кайтырдай булды. Июль урталарына кадәр түзде, түзде дә, әнигә печән әзерләшергә кирәк дип, үз хисабына бер атна ял алып, иске бер тиендәй  ялтырап,  авылга кайтып та төште. Тик һаман шул инде. Өчәүләп йөрсәләр дә, Тимергали, кояшка баккан көнбагыштай, һаман Шаһидәгә борыла, аны гына күрә, аны гына сөя.

Сабира бар тынычлыгын җуйды, яна да, көя, ялкыны күлмәгенә капмаса ярар иде. Тимергалине ничек итеп үзенеке итү турында нинди генә планнар корса да, уйлана торгач, барысын да яраксызга чыгара.

Һәм менә кинәт, уйламаганда, көтмәгәндә… Печән теземнәрен әйләндереп киптерәләр иде, шунда күрше рәттәге теземдә баручы ике хатынның үзара чыш-пыш сөйләшүе кызның колагына кермәсенме:

— Әйтмә дә инде, өч баласын ятим итәм дип тормаган.

— Алай да…тегесе ничек итеп кенә үзенә бора алды икән?

— Ничек дип, Очкырга барган, диләр.

Очкыр… Бу сүз авыл теленә күптән кергән. Анда сихер ясатырга йөриләр диләр. Сихер! Бик куркыныч сүз. Гөнаһысы әкәмәт зур ди аның.

Гыйшык утының көйдерүе сихер куркынычыннан көчлерәк булып чыкты. Барды Очкырга Сабира.

Сыер савучы апалар, шимбә көннәрендә Ишне аркылы йөзеп чыгып, Удмуртиянең бер район үзәге булган Яскыга шикәрдер, чәйдер алырга чыгалар иде. ( Тимер юллар тармакланган  станциясе, зур депосы булган  үзебезнең район үзәген нишләп шул кадәр фәкыйрьлектә  тотканнардыр инде. Хәер, аның Казанында да шундый ук хәл иде ич. Ижау корал ясаучылар шәһәре булганга тәэмин итү яхшырак булды микән соң? Алай дисәң, Казан  да гел оборонага  эшли иде бит.)

Төшке савымнан соң Ишнең теге як ярына йөзеп чыгып, тау өстендәге Яскыга күтәрелделәр. Анда менеп җиткәч, Сабира,  иптәш кызыма куна барам дип, юлдашларыннан аерылды.  Аңа  басу юлы буйлап тагын алты чакрым атларга кирәк иде әле.

Сабира авыл кешеләреннән багучының өен сораштырып, эзләп табып барып кергәндә, тегесе фанера кисәкләренә  кура җиләкләре таратып утыра иде, киптерергә, күрәсең. Һич тә сихерче димәссең: кечкенә гәүдәле, ябык кына, иллеләр тирәсендәге чирмеш хатыны. Кыз, ишектән кереп, исәнләшүенә, ул танышына   эндәшкәндәй генә  саф татарча:   

-Килеп тә җиттең  мени? Хәл кылдың инде алайса,-диде. Гаҗәпләнүеннән Сабира артына ава язды. Ул арада хатын сүзен дәвам итте:

-Сайларга мөмкинлегең бар әле . Үз юлыңнан атла. Нигә сиңа кеше юлы, кеше бәхете? Киңәш итмим.

Сүзсез-өнсез калган кызны сихерче почмакта торган сулы кисмәк янына чакырып, су өстенә карарга кушты. Сабира, шүрләбрәк суга бакты – ә анда.. анда Тимергалинең йөзе чайкала иде. Кыз куркуыннан артка чигенде.

-Юк, син китмә, кара,- дип әйтте хатын боерган тон  белән.

Сабира тагын кисмәккә иелде. Кинәт су өсте сәер рәвештә дулкынланып китте, сурәт юкка чыкты.

-Күрдеңме,-диде сихерче,- ул югала.

Шактый гына тынсыз-өнсез торганнан соң Сабира телгә килеп:

-Булсын,- диде калтыранган иреннәре белән.- Мин риза. Ичмасам,  аныкы булып калырмын, бәлкем, бәхетемнән балам да булыр.

— Булыр,- диде сихерче, аның сүзен җөпләп,- кая китсен ул, булыр. Тик башка берәүнең бәхетен тартып алып, сиңа бирү миңа нигә кирәк?Хәер, аңа булса да, күпкә түгел инде ул. Юк кирәкми, — дип баш тартты ул.

Сабира үксеп еларга кереште. Үзе елый,үзе такмаклый:

-Ул минем бәхетем. Аны яратырга минем хакым бар. Мин аннан башка яшәмим. Лутчы үләм мин! Менә кайтканда ук Ишкә төшәм дә бетәм…Ник кенә тудым икән бу дөньяларга!  Үләм бит! .. Бәхетсез башкаем!

Сихерче аны ачуланып туктатты.                              

-Өзгәләнмә. Яратуыңны беләм.

Күпмедер вакыт тын торгач, ул дәвам итте:

-Бар кайт инде. Син дигәнчә булыр, тик ике айлап көтәргә туры килер әле, йолдызлар торышы рөхсәт иткәнче.

Сабира алып килгән акчаларын ашыга-ашыга кулъяулыгыннан урындыкка  төшереп, рәхмәт әйтергә дип сихерчегә күтәрелеп караса, имәнеп китте: тегенең  бер күзе кара, берсе сары,  җитмәсә сарысы әллә нинди куркыныч булып  ялтырап алды.  Коты чыккан  кыз, рәхмәт тә әйтә алмыйча, ишеккә ташланды.

Ишне  берүзе йөзеп чыгарга  шомланып, кичке сөт машинасына утырып, Яскыдан Ижауга  юнәлде.  Авылына  икенче көнне  кичкә таба гына кайтып  җитте.

Әнә шулай тартып алды ул Тимергалине Шаһидәдән. Тик  бәхете генә кыска булды. Кырык икенең җәендә Тимергалидән хат-хәбәр килү тукталды. Инде менә Галинуры, үзе дә олыгая килгәндә генә, әтисенең язмышын ачыклады.  Германиянең Бавария дигән җиренә алып барды ул әнисен.

Әсирләр җирләнгән урын Хаммельбург дигән шәһәрдән егермеләп чакрым ераклыкта икән. Мемориаль  комплекс хезмәткәре аларны, кечкенәрәк автобуска  утыртып, бездәге әрәмәлекләргә охшаган  урман юлыннан каберлеккә  алып китте. Барып җитсәләр, бернинди каберлек юк, бары баганаларга беркетелгән тимер чыбыклар белән әйләндереп алынган  биш-алты гектарлы тигез кыр. Концелагерьларда авыр эшләрдән, җәза-газаплардан, ачлыктан, авырулардан һәлак булып, гәүдәләре крематорийда яндырылганнарның көле сибелгән басу икән бу.Таптылар алар газизләренең исем-фамилисе язылган багананы. Җәсады белән алман басуын ашлаган икән татарның бөркете! Баганаларда йөзәрләгән исемнәр, дистәләгән милләт вәкилләре… Нәрсә өчен, нинди идеяләр өчен кыелган җаннар?! Сугыш, үтереш тантанасы… Бу кадәр дә явызлыктан гөнаһыга баткан Җир, ничек орбитасыннан ычкынып, космос тәмугына төшеп китмәде икән?! Югыйсә  рәссам-баталист  В.В.Верещагин әле 1871 нче елда ук  баш сөякләреннән өелгән пирамида сурәтләнгән “Апофеоз войны” дигән картинасының  рамына  кисәтү рәвешендә “Посвящается всем великим завоевателям –прошедшим, настоящим и будущим» дип язган да бит, исәпкә аласы итмиләр.  

Басудан бер уч туфрак алып кайтырга чыктылар. Машина алдыннан, әле тәрәзәгә якынлашып, әле ераклашып, әйләнгәләп, бер кошчык оча. Ана белән ул, бу хәлгә сәерсенеп карап барганда, хезмәткәр мондый аңлатма бирде. Әгәр килгән кунаклар  баганалардан газиз кешеләренең исемен таба алсалар, машина алдыннан  һәрвакыт, куангандай, кош оча. Әйтерсең лә гәүдәләре көлгә әйләндерелгәннәрнең  җаннары. Шулайдыр, җаннар кошларга күчә диләр бит.

Ярты гасыр пыскыган өмет уты әнә шулай сүнде.Инде Шаһидә белән бүлешер кешесе юк иде Сабираның.

 

1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (Пока оценок нет)

Загрузка…